Ашыгу аянычлы тәмамланган
Кичә кичке сәгать алтылар тирәсендә Казан-Оренбург юлының Әлмәттәге участогында Дэу Нексия шоферы бу урында узу тыелу турындагы билге булуга да карамастан, каршы як полосага чыга.
Һәм Хонда Степвагон автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ДЭУ пассажиры тән җәрәхәтләре ала һәм үзәк район шифаханәсенә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа