Әлмәт таңнары

Әлмәттә машина йөртүчеләрнең аеклыгын тикшерделәр

Машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү операциясе 9 сентябрьдә узды.

Кичке 4 тән төнге 12 гә кадәр ЮХИДИ инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча рейд үткәрделәр.

Операция барышында 400 гә якын машина йөртүче тикшерелде һәм 182 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Алар арасында спиртлы эчемлек кулланып, машина белән идарә итү; транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмау; транспорт чарасы төзек булмаган хәлдә идарә итү; ОСАГО полисыннан башка йөрү; куркынычсызлык каешын эләктермәгән килеш транспорт белән идарә итү; документларсыз юлга чыгу; билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү очраклары күзәтелде.

Реклама

ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: