Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлмәт машина йөртүчеләре өчен акция уздырды

Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм педагоглары белән бергә алар юл хәрәкәтендә катнашучыларны бәйрәмнәре белән котладылар.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлмәт машина йөртүчеләре өчен акция уздырды Бәйрәмнәр алдыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм педагоглары белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү өчен шәһәр урамнарына чыктылар. «Юл-транспорт һәлакәтеннән башка Яңа ел» дип аталган акциядә 50 машина катнашты.

Автоинспекторлар машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен, тизлек режимын үтәргә һәм башка катнашучылар турында онытмаска чакырды. Яңа ел костюмнары кигән педагоглар автомобиль йөртүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар.

Мондый акция барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде һәм Яңа ел кәефен күтәрде, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса