Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт янындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәте: «ВАЗ» белән Nissan бәрелешкәндә кеше һәлак була

Беренчел мәгълүматлар буенча,ВАЗ машинасы йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган һәм каршы як хәрәкәт полосасына килеп чыккан.

Әлмәт районында «ВАЗ-2104» белән Nissan бәрелешкәндә 83 яшьлек пассажир һәлак булган. Үлем ашыгыч ярдәм машинасында теркәлгән. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсендә хәбәр иттеләр.

Авария Рус Акташ - Кузайкино автоюлында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, 57 яшьлек «ВАЗ» йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган. Нәтиҗәдә, ул каршы як полосага чыга һәм чит ил машинасына бәрелә.

 

Фото: ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса