Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында Кичү-Кузьминовка юлы участогында хәрәкәтне вакытлыча туктатачаклар

Чикләү ел ахырына кадәр булачак.

Әлмәт районында Кичү-Кузьминовка юлы участогында хәрәкәтне вакытлыча туктатачаклар.

Җитештерү ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, Әлмәт районында Кичуй Кузьминовка юлы участогында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чикләү 2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен, Әлмәт - Чупай, Казан - Оренбург - Мәмәт - Чупай кебек гомуми файдаланудагы башка автомобиль юллары буенча, шулай ук Казан-Оренбург - Акбулак - Казахстан чиге аша үтүче Татарстан Р - 239 федераль әһәмияттәге участогы буенча йөрү оештырылачак. Маршрутта йөртүчеләрнең иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен юл хәрәкәтен оештыру схемасы белән билгеләр урнаштырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса