Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» вакытында автоинспекторлар 12 хокук бозуны ачыклаган

Рейд аек булмаган хәлдә машина белән идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән.

30 ноябрьдә 6.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр Казан-Оренбург автоюлының 281 км да автоинспекторлар тарафыннан исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Бу хакта ТР дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган: куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен 5 шофер һәм 5 пассажир җәлеп ителгән, 1 машина йөртүче тонировкаланган пыяла өчен, 1 автомобиль махсус стоянкага куелган, аның шоферы медицина тикшерүен узудан баш тарткан.


Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса