Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә политехник техникум студентлары белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында профилактик чара узды

ЮХИДИ хезмәт итү өчен гражданнарны җәлеп итү максатыннан, Казан һәм Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлмәт политехник техникумы студентлары белән профилактик чара үткәрделәр.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре студентларга юл тозаклары, юл аша чыгу вакытында мобиль җайланмалар һәм наушниклар куллануның рөхсәт ителмәве турында сөйләделәр. Авыр җәрәхәтләр яки үлем белән тәмамланган авария сәбәпләрен конкрет фактлар белән аңлаттылар.

Шулай ук юл кырыенда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искә төшерделәр. Студентларның аерым игътибары механик транспорт чаралары белән идарә итүнең рөхсәт ителмәвенә юнәлтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса