Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагын ачыклаган

Рейд аек булмаган шоферларны ачыклауга юнәлдерелгән.

13 июльдә Әлмәт автоинспекторлары исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» рейды үткәрде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 80 транспорт чарасы тикшерелгән һәм 14 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган: 6 – куркынычсызлык каешын бәйләмәгән өчен, 5 – тонировка өчен, 1 – исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен (махсус тукталышка куелган), 2 – кабат тонировкалаган өчен.

Фото: Әлмәт дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса