Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагын ачыклаган

Машина йөртүчеләрне тикшерү иртә белән үтте.

18 майда 6.30 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр Казан-Оренбург автоюлының 249 км да автоинспекторлар тарафыннан машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү буенча «Тоннель» рейды үткәрелде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Инспекторлар 60 шоферны тикшергән. Барлыгы 14 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Биш шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 8 шофер тонировкалау кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган, штрафны вакытында түләмәгән өчен 1 протокол төзелгән.

Фото: ТР дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса