Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Аек булмаган хәлдә руль артына утырып кеше гомерен өзгән

Кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүчегә карата хөкем карары чыгарылды.

Әлмәт районында аек булмаган хәлдә «Фольксваген» автомобиле белән идарә итүче шофер РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең  2.7, 8.1, 10.1 пунктларын боза. Автомобиль юлыннан барганда ул юлга кинәт йөгереп чыккан этне таптатмаска теләп, рульне бора һәм каршыга килүче «Хендай Солярис» автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Хендай Солярис» машинасындагы пассажир хатын-кыз күпсанлы имгәнүләр ала һәм күпмедер вакыттан хастаханәдә үлә.

 

Вакыйга булган урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җитәләр. Юл-транспорт һәлакәтенең схемасын төзегәннән соң, гаепле шоферны исерек булу-булмауга тикшерәләр. Нәтиҗәдә ул өргән һавада 0,472 мг/л күләмендә уңай күрсәткеч булуы ачыклана.

 

Суд утырышы барышында гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таный. Мораль зыянны каплау хисабына ул һәлак булган хатын-кызның туганнарына 300 000 сум акча түләгән һәм гафу үтенгән.

Суд гаепләнүченең гамәлләрен РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсе 4 нче өлеше «а» пункты буенча аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән гамәл буларак бәяләде.

 

Гаепләнүчегә алты ел срок белән иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Ул әлеге срокны колония-поселениедә үткәрәчәк. Шул ук вакытта гаепләнүче 2 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. Аның буенча дәгъва белдерү мөмкинлеге бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса