Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Тоннель» операциясе вакытында 8 хокук бозучы штраф алды

Инспекторлар 97 автомобильне тикшергән.

16 гыйнварда Әлмәт районында «Тоннель» операциясе узды. Ул аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итүче машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга юнәлдерелгән иде. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт районы  бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында инспекторлар 97 машинаны тикшергән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагын ачыклаган: 5 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән, балаларны махсус җайланмадан башка  2 машина йөртүче йөрткән, 1 кеше машина йөртү танылыгыннан башка машина белән идарә иткән

Фото: Әлмәт районы буенча  ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса