Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә инвалидлар өчен урыннарда парковка өчен 130дан артык машина йөртүчегә штраф салынды

Автоинспекторлар закон бозучыларны ачыклау буенча махсус рейдлар үткәрәләр.

Ел башыннан инвалидлар өчен парковка урыннарын биләгән Әлмәт автомобильчеләре 650 мең сумга штрафка тартылган. Автоинспекторлар атна саен диярлек рейдларга чыга. Соңгы ике көннең нәтиҗәсе-16 штрафка тартылган машина йөртүче һәм 3 эвакуацияләнгән машина.

 Бу юлы юл тәртип сакчыларына хокук бозучы эзләргә туры килмәде. Ул аларны үзе тапты.

"Физик мөмкинлекләре чикләнгә затлар өчен махсус машина кую урыннары информацион билгеләр белән билгеләнә. Алар шәһәрнең оешмалары һәм предприятияләре янында урнашкан һәм подъездга якын. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен генә", – дип искәртте Рамил Сәфәров, Әлмәт буенча дәүләт автоинспекциясе бүлегенең аерым юл-патруль хезмәте взводы командиры.

Транспортны эвакуацияләү һәм аны штрафстоянкага китерү хуҗасына тәүлегенә 1000 сумнан башлан. 5000 штраф та бар. 

"Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре экипажлары патрульлек вакытында инвалидлар өчен парковка урыннары барлыгын тикшерә. Хәтта машина кую урынының бер өлешен генә биләгән очракта да,   машина йөртүчеләр административ хокук бозалар. Чөнки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә гадәти автомобильчеләргә караганда күбрәк урын кирәк", - дип аңлата Рамил Сәфәров, Әлмәт буенча дәүләт автоинспекциясе бүлегенең аерым юл-патруль хезмәте взводы командиры.

Бүгенге көндә мондый машина йөртүчеләр 130 дан артык. Шуларның 16сы тематик рейдлар үткәрүнең 2 көне эчендә генә. 4 автомобиль хуҗасы үз транспортын штрафстоянкадан  алып киткән. Автоинспекторлар мәгълүматлары буенча, июль азагында күрсәткеч 20 тирәсе булган. Ә оябрь уртасына штрафка тартылучылар саны йөздән артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса