Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Аек булмаган хәлдә руль артына утыру - җинаять!

Әлмәттә агымдагы елның 11 аенда исерек шоферлар гаебе белән 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Автоинспекторлар быел аек булмаган хәлдә руль артына утырырга яратучыларга карата 565 штраф язганнар инде. Алар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 кеше һәлак булган, 12 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алган. Узган елның шул ук чорында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 2 кеше һәлак булган, ә зыян күрүчеләр саны җәмгысе 22 кеше булган.

Шуңа бәйле рәвештә дәүләт автоинспекциясе  әлмәтлеләрне дә адекват булмаган хәлдәге шоферларга карата игътибарлы булырга чакыра.

«Аек булмаган хәлдәге шофер юл-транспорт вакыйгасына тарыган һәм нәтиҗәдә кемнең дә булса сәламәтлегенә зыян килгән очракта гаепле кешегә 2 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный, әгәр инде юл-транспорт һәлакәтендә 2 яки аннан күбрәк кеше үлә икән, бу очракта 4 елдан алып 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган», - дип искәртте РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский.

Автоинспекторлар машина йөртү хокукыннан инде мәхрүм ителгән кешеләр тарафыннан кылынган аварияләр буенча да аерым статистика алып баралар. Быел шундыйларның турыдан-туры катнашы белән 2 авария булган, анда 1 кеше һәлак булган һәм ике кеше тән җәрәхәтләре алган. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш кабат руль артына утырган кешеләр Административ кодекстагы 12.7 нче маддәнең Җинаять кодексындагы 264.1 нче маддәгә әверелүенә үзләре инана алалар. Дөрес, бу алар кабат исерек килеш руль артына утырган очракларга гына кагыла. Бүгенге көнгә Әлмәт шәһәр судында шушы маддә буенча 54 җинаять эше каралган, кергән эшләр саны исә 56 булган.

«Гамәлдәге законнар нигезендә аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән, шулай ук медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм 1,5 елдан алып 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган», - дип аңлатма бирде Андрей Лиманский.

Практика күрсәткәнчә, гадәттә исереклек наркотиклар аркасында килеп чыккан машина йөртүчеләр медицина тикшерүе узудан баш тарталар.

Кешеләрнең гражданлык уяулыгы буш сүз булып кына калмасын өчен, автоинспекторлар «Госавтоинспекция Альметьевска» телеграм-каналын булдырганнар. Исерек яки шикле машина йөртүчене күргән очракта һәркем биредә хәбәр калдыра ала. Әгәр моны махсус чат-бот аша эшләсәң, анонимлык гарантияләнә.

«Әгәр сез берәр кешенең исерек хәлдә руль артына утырырга ниятләвен яки инде хәрәкәт итүен күрсәгез, 43-96-25 телефоны буенча ЮХИДИгә шалтыратыгыз», - дип әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итте Андрей Лиманский.

Узган ай азагына аек булмаган хәлдә руль артына утырган автомобильчеләргә 16 миллион 950 мең сумлык штраф язып бирелгән. 2021 елның ноябрь ахырына әлеге сумма 18 миллион ярымга якынлашкан булган. 

 

Тимур Туманов      

 ЮВТ яңалыклары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса