Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Аек булмаган хәлдә машина белән идарә иткән әлмәтле хөкем ителде

Аны 1 ел да 10 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

14 ноябрьдә ТР Әлмәт суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан әлмәтлегә  карата административ хокук бозу турындагы эш каралды. Бу хакта районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итә.

А. Р. Бәдретдиновны исерек килеш автомобиль белән идарә иткәндә шәһәр урамнарының берсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Аңа 1 елга 10 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Бу кеше үз гаебен таныган.

Карарга карар күчермәсен алганнан соң ун көн эчендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса