Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы булды

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендә узган утырышта 2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча аварияләргә анализ ясалды.

Утырыш эшендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары, шәһәр һәм районның юл хезмәтләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, транспорт предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Беренче булып Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Лиманский чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 116 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 21 кеше һәлак булган, 137 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган.

"Узган елның шул чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 21гә кимеде, һәлак булучылар саны җиде кешегә артты, җәрәхәтләнүчеләр саны 38 кешегә кимеде", - дип билгеләп үтте ул юл-транспорт һәлакәтләрен тәэмин итү буенча комиссия утырышында.

Төп юл - транспорт һәлакәтләре арасында иң күп зыян күрүчеләр саны бәрелешкән-40 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 15 кеше үлгән, 59 җәрәхәтләнгән. Җәяүлене бәрдерү-42, анда 2 кеше үлгән, 41е яраланган. Юлдан төшеп китү - 18 юл-транспорт һәлакәте, һәлак булучылар – 2, җәрәхәтләнүчеләр – 20. Велосипедчыны бәрдерү-7 юл-транспорт һәлакәте, 7 җәрәхәтләнү очрагы;   торган транспорт чарасына бәрелү – 3 юл-транспорт һәлакәте, бер кеше һәлак булган, өчесе яраланган.

Алга таба «Татнефтедор» башлыгы Илшат Галимов автомобиль юлларындагы кар күп ята торган участоклар турында мәгълүмат бирде.

Утырышта катнашучылар, барлык сорауларны карап, хәлне тотрыклыландыру һәм аварияләр күрсәткечләрен киметүгә юнәлдерелгән чаралар күрү максатыннан, кайбер бурычларны билгеләделәр. 

Комиссия эше йомгаклары буенча шәһәр администрациясенең функциональ бүлекчәләре белгечләренә каралган мәсьәләләрне хәл итү буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса