Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлының 81 нче чакрымында булган.

30 ноябрьдә 18.10 сәгатьтә Әлмәт районында Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлының 81 нче чакрымында үлем белән тәмамланган авария булган. Бу хакта Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, КамАЗ автомобилен йөртүче маневрның куркынычсызлыгына инанмаган, нәтиҗәдә каршы як полоса буенча хәрәкәт итүче «Киа» автомобиленә комачаулаган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Киа» автомобиленең 64 яшьлек йөртүчесе һәм аның 47 яшьлек пассажиры үлемгә китергән тән җәрәхәтләре алган.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәтен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

 

 

Фото: Әлмәт дәүләт автоинспекциясе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса