Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Каршы як полоса» профилактика чарасы уза

Акция башланганнан бирле Әлмәт автоинспекторлары 12.15 маддәнең 29 бозучысын ачыклаган.

Дүшәмбедән Әлмәт районында «каршы полоса» профилактика чарасы уза. Елның 10 аенда дөрес булмаган узып китү 14 кешенең үлеменә китергән. Атна дәвамында  район автоинспекторлары каршы як юлга чыккан өчен 29 штраф язганнар.

Октябрь ахырында а Әлмәт юлларында 14 кеше һәлак булган һәм 32се дөрес булмаган узып китү сәбәпле зыян күргән.

Юл тәртибен саклаучылар «каршы як полоса» тематик рейды өчен, нигездә, шәһәр яны трассаларын сайлый. 

"Каршы полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында 21 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр "каршы як полоса " профилактик чара үткәрелә", – дип хәбәр итте РФ ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең Әлмәт буенча ЮХИДИ башлыгы урынбасары Андрей Лиманский.

Акция башланганнан бирле район автоинспекторлары 12.15 маддәнең 29 бозучысын ачыклаган. Бу машина йөртүчеләргә ярты елга кадәр хокукларыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса