Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәтнең балалар бакчаларына йөрүче балалар әкият сәхнәләштерде

Әкият юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде.

Ел саен юлларда транспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы арта, ә аның белән бергә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру һәм мондый хәлләрне булдырмау максатыннан 54 нче номерлы «Белоснежка» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча даими максатчан эш алып барыла.

Беренче квалификация категорияле педагоглар Татьяна Беляева, Татьяна Семкичева һәм музыка җитәкчесе Ирина Семенова җитәкчелегендә балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча музыкаль-танып белү чарасы – «Муха-Цокотуха» әкияте узды.

Чакырылган кунаклар "Юл хәрәкәте иминлеге"  территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Лилия Рафигуллина, Әлмәт районы башкарма комитетының гомуми бүлеге баш белгече Фирая Юнысова һәм район мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Наилә Яруллина театральләштерелгән тамаша  карадылар.

Чара ахырында кунаклар балаларның белемнәрен билгеләп үттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уку әсбаплары бүләк иттеләр.


Фото: "Әлмәт юл хәрәкәте иминлеге" территориаль идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса