Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларында беренче ир-атлар лицее укучылары «Ак күгәрчен» акциясен оештырдылар.

Күгәрчен-тормыш һәм аның зәгыйфьлеге символы. Акция кысаларындагы барлык гамәлләр машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә үз тормышлары турында гына түгел, ә чит кешеләр турында да кайгыртып, игътибарлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итү зарурлыгын җиткерүгә юнәлдерелгән иде.


Чарада Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашты.


Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә юл кагыйдәләре язылган плакатларны күрсәттеләр һәм кәгазь күгәрченнәр өләштеләр.


Лицейда тәрбияләнүчеләр рус, татар, инглиз һәм төрек телләрендә җәяүлеләр кичүе  аша чыкканда төп кагыйдәләрне сәхнәләштерделәр.


Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Татарстан республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре корбаннары статистикасын һәм бу фаҗигаләргә китергән сәбәпләрне әйттеләр.  Яктылыкны кайтаручы элементлар турында сөйләделәр: алар нинди, күпме һәм аларны ничек кулланырга кирәклеген аңлаттылар.


Чара ахырында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан балаларга  фильмнар күрсәтелде, шулай ук «Юлда күренеп торыгыз» дигән белешмәлекләр тапшырылды.
 

Фото: РФ эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса