Әлмәт районында оператив-профилактик рейдлар үткәрелә
31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Әлмәт районы территориясендә «куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чаралары үткәрелә.
Эләктерелгән каеш гомерне саклап кала ала – тик юл-транспорт һәлакәтләре белән очрашмаган машина йөртүчеләр еш кына бу һәм башка кагыйдәләргә салкын карый.
Онытмагыз, куркынычсызлык каешы – үзенең һәм якыннарыңның тормышын саклауның эффектив ысулы.
ЮХИДИ кисәтә: үзегезне саклагыз һәм сак булыгыз!
Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа