Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 26 хокук бозу очрагын ачыклаган

Махсус чара аек булмаган автомобиль йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

24 октябрьдә Әлмәт районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» махсус чарасы уздырылды. Әлеге операция барышында 126 машина йөртүче тикшерелгән, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Автоинспекторлар 26 бозу очрагын ачыклаган: 17– куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган, 3 машинада балалар өчен махсус җайланма булмаган, 4 машинаның пыялаларны яктылык үткәрү техник регламент таләпләренә туры килмәгән, 2 машина йөртүче транспорт чарасын йөрткәндә телефон белән файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса