Әлмәттә машина йөртүче хатын-кыз юл читендә торган КамАЗга бәрелгән
Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург автомобиль юлының 218 нче чакрымында булган.
Әлмәт районында «Рено» автомобилен йөртүче «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелә. Бу хакта ТР дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте 24 октябрьдә 17.35 сәгатьтә Казан-Оренбург автомобиль юлының 218 чакрымында булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек хатын-кыз машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм техник яктан төзек булмаган юл читендә торган «КамАЗ» машинасын бәрдергән.
Авария нәтиҗәсендә хатын-кызның йөрәге тибүдән туктый.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Фото: ТР дәүләт автоинспекциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа