Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Тоннель» вакытында 40 автомобильне тикшергәннәр

Барлыгы 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

 Казан-Оренбург автомобиль юлында «Тоннель» үтте. Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне ачыклаган. Шулай ук машина йөртүчеләр тарафыннан тупас тәртип бозулар тикшерелде. Бу хакта Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

 

Рейд 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр үткәрелде. Сәгать ярым эчендә 40 транспорт чарасы тикшерелде. Барлыгы 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 4се куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 1 йөртүче автомобиль тәрәзәләренә тонировка ябыштырган, 3се узып китү кагыйдәләрен бозган, 1 пассажир юл хәрәкәтен бозган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса