Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә База урамы буенча юлны вакытлыча яптылар

Транспорт чаралары хәрәкәте эшләр тәмамланганчы туктатылачак.

Әлмәттә, Объездная урамыннан алып, «Казан-Оренбург» трассасына кадәрге участокта Базовая урамында юл катламын капиталь ремонтлау белән бәйле рәвештә, транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча туктаттылар. Транспорт чаралары хәрәкәте 15 сентябрьдән эшләр тәмамланганчы туктатылган. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук «ДНС 61 - мәйдан - САТП» автомобиль юлының бер өлешен капремонтлау белән бәйле рәвештә, вакытлыча 15 сентябрьдән алып эшләр тәмамланганчы, участокта «Татария» скульптурасыннан алып, «Зәй-Бохарай» - Урсай - Әлмәт региональ әһәмияттәге автомобиль юлына кадәр (Урсала микрорайоны ягына таба) транспорт чаралары хәрәкәте ябылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса