Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә укучыларга юлда куркынычсызлык турында искәртеп, фликерлар бүләк иттеләр

Район юлларында бер пассажир бала үлде һәм 2022 елның 8 аенда 17 бала зыян күрде.

17 бала зыян күргән һәм 1 бала үлгән – 2022 елның 8 аенда Әлмәт районында балалар катнашында  юл-транспорт һәлакәте статистикасы шуны күрсәтә. Республика буенча саннар берничә тапкыр күбрәк: 10 һәлак булган һәм 312 кеше зыян күргән. Уку елы башланды һәм автоинспекторлар «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе белгечләре белән бергә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә мәктәпләргә юл тоттылар. 

Көз җитте, уку елы башланды һәм хәзер сизелерлек караңгылана. Шуңа күрә үз фликерлары булмаганнарга аларны бүләк итәләр. Педагоглар, «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» белгечләре һәм автоинспекторлар яктылык кайтаручы элементларга гардеробның мәҗбүри өлеше буларак карарга киңәш итә.

«Караңгыда, шулай ук болытлы һәм томанлы көннәрдә күренергә булыша. Хөрмәтле ата-аналар! Без сезгә гозер белән мөрәҗәгать итәбез – балага юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү гадәтен өйрәтегез», – дип киңәш итте РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Лиманский.

"Быел велосипедчылар да юл-транспорт һәлакәтенә эләгәләр, мототранспорт йөртүчеләр дә, пассажирлар да-балалар. Әти-әниләргә  мөрәҗәгать итәбез, алар салонда бала булгса бернинди куркыныч маневрлар да эшләмәсеннәр", – дип кисәтте Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Лилия Рафигуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса