Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Хәрәкәт 27 августтан 5 сентябрьгә кадәр чикләнәчәк.

Әлмәттә 27 августтан 5 сентябрьгә кадәр нефтьчеләр көненә һәм һөнәри осталык конкурсына багышланган генераль репетицияләр һәм бәйрәм чаралары үткәрү вакытында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта район  башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юллар Ленин урамы буенча (урамнар киселешеннән һәм ишегалларыннан чыкканда) ябылачак:

- 27 августтан 31 августка кадәр көн саен 22.00-5.00 – Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр;

- 1 сентябрь 18.00-24.00-Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр;

- 2, 3, 4 сентябрь тәүлек буе-Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр;

- 3 сентябрь 06.00-12.00 – Р. Фәхретдин урамыннан М. Җәлил урамына кадәр;

- 3 сентябрь 09.00-12.00 – М. Җәлил урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр;

- 5 сентябрь 24.00-5.00-Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр.

Гагарин урамы буенча:

– 2 сентябрь 10.00-24.00;

- 3 сентябрь тәүлек буе.

Белоглазов урамы буенча (М. Җәлил урамы киселешеннән алып Радищев урамына кадәр):

- 3 сентябрь 06.00-21.00.

Тимирязев урамы буенча (М. Җәлил урамы киселешеннән алып Радищев урамына кадәр):

– 2 сентябрь 7.00-21.00;

- 3 сентябрь 07.00-22.00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса