Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә электр самокатлары буенча рейд вакытында 5 закон бозучы ачыкланды

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, электр самокатларының максималь тизлеге 20 км/сәгатьтән артмаска тиеш.

16 августта Әлмәттә ЮХИДИ бүлеге һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре электр самокатларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча рейд вакытында 5 кагыйдә бозучыны ачыклаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук тематик белешмәлекләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса