Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

"Халык контроле"ндә әлмәтлеләр подъездлардагы күселәр һәм юллардагы чокырлардан зарлана

Бер ай эчендә 440 гариза калдырылган.

Тельман урамындагы 60 нчы йортта яшәүчеләрне подъезддагы кимерүчеләр куркыта. Аларның сүзләренә караганда, проблема буенча мөрәҗәгатьләр берничә тапкыр булган. Беренче июльдә алар «Халык контроле»нә язганнар.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан җавап 26 көннән соң килде.

«Сезнең мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар хәзерге вакытта контроль-күзәтчелек чаралары үткәрү өчен нигез булып тормый, шуңа бәйле рәвештә контрольдә тотучы затка – "Первый поселок" идарәче компаниясенә – СанПин таләпләрен үтәүне тәэмин итеп, мәҗбүри санитар-эпидемиологик таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү игълан ителде», – дип хәбәр итә ведомство.

Идарәче компаниягә мөрәҗәгать иткәннән соң, ай дәвамында проблема бетерелергә тиеш. Юк икән, халык Роспотребнадзорга яки Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала. Заявка «хәл ителде» статусына куелган, тик подъездда чакырылмаган кунаклар белән проблема чынлыкта хәл ителдеме – әлегә билгесез.

Ә «Сәламәтлек» паркында ял итүчеләр флора өчен борчыла, «экологик катастрофа» гаризасын тагын 2 кеше хуплады.

"Сезне "Сәламәтлек" паркы буйлап йөрүегезне сорыйм: анда агачлар, 11 нарат һәм 2 каен үлә. Сәбәбен ачыклап, гамәлләр башкарылуын телибез", – дип күрсәтелгән шикаятьтә.

Җавап 10 көннән соң килгән – шәһәр башкарма комитеты аларны кисәргә планлаштыра.  Эшләрне башкару буенча контроль срок берничә елдан соң – 2024 елның сентябрендә генә җитәчәк. Айның иң популяр заявкасын  18 кеше хуплаган.

Ринат Галиев урамындагы 23 нче номерлы йорт ишегалдындагы чокыр да борчый әлмәтлеләрне.  

Гариза әлегә җавапсыз, әмма аның статусы - "эштә".

Бер ай эчендә халык 440 гариза калдырган. Шуларның 127 хәл ителгән, 71 - эштә, 204 - планлаштырылган, 36- кире кагылган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса