Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Юллар булган җирдә тормыш кайный

Юл челтәре - ул теләсә кайсы торак пунктның «кан тамырлары системасы», социаль-икътисади үсеше нигезе.

Россиядә, бигрәк тә авыл җирлекләрендә юллар күптәннән инде тискәре яктан халык теленә үтеп керде. Күп җирдә аларның сыйфаты шәптән түгел шул. Әмма арада бәхетле торак пунктлар да бар.

Әйтик, районыбызның Тайсуган һәм Габдрахман авылларында юллар торышы аерым игътибарда. 2018 елдан башлап биредә һәр елны Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаилә-ләре булышлыгы бә-рабәренә юл-урам челтәренә капиталь ремонт ясала. Шушы дәвердә Габдрахманда 50000 кв. метрда, Тайсуганда исә 24000 кв. метр мәйданда асфальт салынган. Бу квад-рат метрлар артында дистәләрчә урамнар һәм меңнәрчә авыл кешесенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылу тора.

Агымдагы елда Габдрахманның Та-һиров, Җәлил, Нефть-челәр, Октябрь, Такташ урамнарында, Исламов һәм Совет урамнарындагы тротуарларда яңа асфальт өслек барлыкка килгән. Мәдәният йорты, авыл Советы каршындагы мәйданчыклар һәм чишмә яны норматив торышка китерелгән.

Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Равил Мотаһиров билгеләп үткәнчә, юлларга капиталь ремонт үткәрелү белән параллель рәвештә суүткәргеч тә яңартыла икән. «Инвестор акчаларына тузган металл торбалар озак хезмәт итә торган полиэтилен торбаларга алыштырыла. Аннан соң юл өслеге дә торгызыла», - диде ул.

Габдрахман мәктәбе директоры Альфира Миннәхмәтова авылда дүрт ел яши икән инде. Самара өлкәсендәге туган авылында мондый асфальт турында хыялланырга гына мөмкин булуын танып, ул болай дип сөйләде: «Язгы-көзге чорда әти-әниләр янына кайтып эләгү һәрвакытта да зур проблема - авылга җәяү дә кереп булмый, машина белән дә узарлык түгел. Безнең Габдрахман авылында цивилизация, юллар менә дигән. Балалар да, укытучылар да мәктәпкә һәрвакыт чиста аяк киеменнән киләләр. Без бик канәгать, авыл халкы турында кайгыртулары өчен зур рәхмәт. Барысы да кешеләр өчен эшләнә».

Авыл ветераны Әминә Дәүләтбаева да соңгы елларда Габдрахманда шактый зур үзгәрешләр булуын җиткерде: «Күпме объектлар төзелде, ремонтланды. Авылыбыз бик матур, аның буйлап йөрү үзенә бер экскурсия кебек. Шушындый матурлыкны тудырган өчен инвесторлар гаиләләренә рәхмәттән башка сүзебез юк. Юллар яхшы, хәтта төзелеш әле башланып кына килгән урамнарда да асфальт юллар салалар. Һәрҗирдә чисталык һәм тәртип».

 

Күршедәге Тайсуган авылында да җәй буена эш кайный: Сәлахетдинов, Чишмә, Вахитов, Инеш, Тукай, Ленин урамнарында асфальт, Инеш урамында тротуар салынган.
 

Тайсуган авыл Советы депутаты Марат Хәсәнов ун ел элек шәһәрдән туган авылына яшәргә кайткан: «Бездә юллар яхшы, су кергән, урамнар якты, һава чиста. Үзәк урамнарда гына түгел, зур булмаганнарында да асфальт җәелгән, тротуарлар ясалган. Кичләрен урамга чыксаң, яңа өслектән велосипедларда җилдерәләр, җәяү дә йөриләр. Миңа районыбызның башка торак пунктларында да, шәһәрдә дә булырга туры килә - бездәге кебек юллар беркайда да юк. Бездә авыл кешеләре өчен бөтен шартлар тудырылган. Яшьләр авылда кала, яңа йортлар төзелә, димәк, Тайсуган яши һәм үсә».

Тиздән авылда яңа спорт мәйданчыгы ачылачак. Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин сөйләвенә караганда, инвестор акчалары хисабына аңа нигез булдырылган инде, спорт җайланмалары республика программасы кысаларында биреләчәк.

 

 

Наилә Әл-Әйюби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса