Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 18 хокук бозу очрагын ачыклаган

Махсус чара балаларны креслосыз йөртүче машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

21 июнь көнне Әлмәттә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан балаларны тотучы җайланмаларсыз йөртүчеләрнең  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель»  махсус чарасы үткәрелде. Әлеге операция барышында 50 машина йөртүче тикшерелде, дип хәбәр итә җирле ЮХИДИ бүлеге.

Автоинспекторлар 18 хокук бозу очрагын ачыклаган. 14 шофер балаларны махсус утыргычлардан башка йөрткән, 4се куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X