Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәтле урланган автомобильдә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Элегрәк хөкем ителмәгән Әлмәт районында яшәүче бер ир автомобиль урлап, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, дип хәбәр итә ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган.Ул Әлмәт районы авылындагы бер йорт яныннан үтеп барганда, ишеге ябык булып чыккан автомобильгә игътибар иткән. Машина эченә кереп утыргач, утыргычлар арасында яткан ачкычларны күреп ала. Ир «Әлмәт – Азнакай» автоюлына чыга, анда идарә итә алмый һәм каршы автомобиль белән бәрелешә, шуннан соң хастаханәгә озатыла.

Ир үз гаебен таныган. Суд аңа ике елга сынау срогы белән бер ел һәм алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса