Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә 12 июньдә кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк

12 июньдә, «Россия Көне» бәйрәм иткән көнне, Әлмәт кабат «Tatneft Tour de Tatarstan»  ярышларында катнашучыларны кабул итә.

Ярышлар «Балалар лигасы»нда катнашучылар белән старт ала. Алар 4 км дистанциядә ярыша.

Бер әйләнеш дәвамында (25 км) биеклекләрнең гомуми җыелмасы 164 метрны тәшкил итә.

Кайбер урамнарны ябу планлаштырылган:
 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Шевченко урамы буенча (Тукай проспекты белән киселештән башлап Төзүчеләр проспектына кадәр) хәрәкәт тулысынча ябылачак.
9.30-16.00 сәгатькә кадәр  Шевченконың калган өлеше, хәтта Зарипов пр-ты ябылачак.  Бу участок юл зонасы ягыннан ябылачак, ә Балакина урамыннан алып Шевченко-Зарипов урамына кадәр автотранспортның реверсив хәрәкәте оештырылачак.

Чикләү Казан ягына (Шевченко-Зарипов боҗрасыннан Колшәрип боҗрасына кадәр), шулай ук Колшәрип боҗрасыннан алып, Миңлебай боҗрасына кадәр федераль трассаның бер өлеше) кагыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса