Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юллар ябылган вакытта җәмәгать транспорты башка маршрут буенча йөриячәк

Май бәйрәмнәрендә шәһәрнең төп урамын ябачаклар.

Әлмәттә май бәйрәмнәре вакытында шәһәрнең төп урамын ябачаклар. Җәмәгать транспорты Ленин урамындагы ябык участокларны башка урыннардан урап узачак. 

ТРС – Герцен – Фәхретдин – Шевченко – Заслонов – Ленин – Яшьлек маршруты буенча йөрү оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 1 майда җиңел атлетика эстафетасы аркасында Ленин урамын Җәлил урамы киселешеннән Маяковский урамына кадәр ябачаклар. Ябылу вакыты: 8:30- 13:30 сәгатькә кадәр.


6, 7, 8 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү буенча репетиция планлаштырылган. Шулай итеп, 6 майда 13:00- 17:00 сәгатькә кадәр Заслонов урамыннан алып, Радищев урамына кадәр Ленин урамын ябачаклар. 7 майда шул ук урам киселеше ябылачак, әмма 11.00-17.00 сәгатькә кадәр. Ә 8 майда-Җәлил урамыннан алып, Радищев урамына кадәр 13.00-16.00 сәгатьтә хәрәкәт чикләнәчәк.

9 Майда, Җиңү Көнендә, 6.00-23 .00 сәгатьтә Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәр Ленин урамы ябылачак. 13.00-18.00 сәгатьтә Ленине урамы Төзүчеләр проспекты киселешеннән башлап, Мәрҗани урамына кадәр ябылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса