Бала-төп пассажир
Әлмәттә әнә шундый акция узды.
Чара балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, балалар юл-транспорт травматизмын булдырмый калу максатыннан уздыралды.
Шәһәрнең ЮХИДИ инспекторлары транспорт чараларында балаларның йөртү җайланмаларында булуларын тикшерде. Канунны үтәгән кечкенә пассажирларга тематик китаплар, ә өлкәннәргә белешмәлекләр тапшырдылар.
Чара барышында кануннарны үтәмәгән бер машина йөртүчегә карата административ материал төзелде.
Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа