Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды

Авария дүрт кешенең гомерен өзгән дип хәбәр ителә.

Юл-транспорт һәлакәте көндезге өчләр тирәсендә, Илтән-Бота авылыннан ерак түгел, Казан-Оренбург трассасының 219 километрында булды.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, "Кио Рио" автомобиле йөртүчесе алда баручы машинаны узып киткән һәм каршы як полосага чыккан, тик идарәне үти алмаган һәм  "Фольксваген" автомобиле белән бәрелешкән.


Авария нәтиҗәсендә Корея автомобилен йөртүче һәм өч пассажир һәлак булды. Тигуан шоферы һәм пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Балигъ булмаганнар арасында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Кионың руле артында Бөгелмәдән 22 яшьлек кыз булган, машинада аның 16 яшьлек сеңлесе һәм Оренбургтан 22 яшьлек кыз һәм егет булган.

"KIA автомобилен йөртүче, Казан шәһәре ягыннан хәрәкәт иткәндә, һава шартлары исәпкә алмый, алдан каршы як полосага чыга, анда Volkswagen автомобиле белән бәрелешә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Разумнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса