Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Җәяүлене бәрдергән әлмәтлене транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Әлмәтле автомобиль белән идарә иткәндә җәяүлегә өстенлек бирми һәм балигъ булмаган җәяүлене бәрдерә.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең сәламәтлегенә җиңел зыян китерелә.

Суд утырышында егет административ хокук бозу кылуда гаепләнә.

Суд утырышында  автомобиль белән идарә иткән егетнең торак зонада — ишегалдында, подъезд янында аның балигъ булмаган кызны бәрдерүе, нәтиҗәдә, соңгысының баш мие селкенеп, хастаханәгә салынуы ачыклана. Кызга килеп туган хәлдән соң бернинди ярдәм дә күрсәтелмәгән, матди һәм мораль зыян да капламаган, шул исәптән гафу да үтенүче булмаган.


Суд яшь кешенең гамәлләрен зыян күрүченең сәламәтлегенә җиңел зыян китерерлек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буларак квалификацияли.

Югарыда әйтелгән шартларны, характерын һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен исәпкә алып, суд әлмәтлене административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм аңа 1 (бер) елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса