Әлмәт таңнары

Әлмәт районында «Тоннель» вакытында 70 автомобиль тикшерелде

Автоинспекторлар 11 хокук бозу очрагын ачыклаган.

26 ноябрьдә "Казан-Оренбург " автомобиль юлында «Тоннель» махсус операциясе узды. Автоинспекторлар 1,5 сәгать эчендә 70 автомобильне тикшергән, дип хәбәр итә районның  ЮХИДИ бүлеге.

Реклама

Барлыгы 11 хокук бозу очрагы ачыкланды. 4 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 1се ОСАГО полисыннан башка булган. Биш машинаның госномеры булмаган. Бер җәяүлегә яктылык кайтаручы элементлар булмаган өчен беркетмә тутырылган.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: