Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кеше үлгән

Әлмәт районында исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүнең 465 очрагы ачыкланган.

Әлмәт районында 2020 ел башыннан алып исерек хәлдә 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 26 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Гамәлдәге закон нигезендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен шулай ук исерек килеш медицина тикшерүе узудан баш тарткан, авариядә гаепле булган өчен зур күләмдә штрафлар, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы каралган.

Исерек килеш кемнең дә булса руль артына утырырга яки хәрәкәт итәргә ниятләүнең шаһиты булсагыз, 43-96-25 телефоны буенча ЮХИДИгә шалтырата аласыз.

Әлеге төр хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан полиция хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә максатчан рейдлар үткәрәчәк.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүгә юл куймаска өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса