Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Бала-төп пассажир!» акциясе узды

Балигъ булмаган пассажирлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен кисәтү һәм аларның авырлыгын киметү максатыннан Әлмәттә «Бала-төп пассажир!» акциясе узды.​

ЮХИДИ хезмәткәрләре, 6 нчы урта мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә, машина йөртүчеләргә балигъ булмаган балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балалар өчен тотып тору җайланмаларын куллануның ни дәрәҗәдә мөһим булуын искә төшерделәр. 

Акция барышында ЮХИДИ инспекторлары автомобиль йөртүчеләрне туктатты һәм машина йөртүчеләрнең балаларын ничек йөртүләрен тикшерде. Кануннарны үтәгәннәргә тематик бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса