Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында Казан-Оренбург федераль автомобиль юлының 15 км дан артыгы яңартылды

Казан-Оренбург автомобиль юлының 208 нче чакрымыннан алып 215 нче чакрымына кадәр җиде чакрымлы участокны капиталь ремонтлау буенча эшләр дәвам итә.

Әлмәт районында ике юл участогы ремонтланды: Р-239 Казан – Оренбург автоюлының 231 – 240 км, 249 – 255 км. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы хәбәр итә.

Юлга мастик асфальтобетоннан 4 см калынлыктагы  саклагыч катлам җәелде.

Моннан тыш, Әлмәт районында Р-239 Казан-Оренбург автоюлының 208-215 км ераклыкта урнашкан җиде чакрымлы участокта капиталь ремонт эшләре бара. Проект нигезендә, юл участогы II категория нормативына кадәр җиткереләчәк. Суүткәргеч торбалар алыштырыла, булган өслек фрезерлана һәм асфальт-бетон катламы җәелә.

Шулай ук эшчеләр юл чатларында  ремонт ясаячаклар. Ә куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру өчен, күчмә-тизлек полосалары һәм якынча 8 км барьер киртәсе барлыкка киләчәк. Кузай авылы халкына уңайлы булсын өчен ике утырту мәйданчыгы ремонтланачак.

Бу юл-төзелеш сезонында күрсәтелгән участокның 3 чакрымын ремонтлаячаклар, ә калган 4 чакрымын 2022 елның ноябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

 

 

Фото: «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X