Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Акыллы» транспортны көтәбез

Әлмәттә транспорт системасын җайга салу турында сүз күптән барса да, моңарчы нәтиҗәсе күренмәде.

Маршрутларны да үзгәртеп карадылар, тик арифметикадагыча, урыннарын алыштырудан сумма үзгәрмәде.

Халык тукталышларда ничек өелешеп торса, шулай тора бирә. Яртышар сәгать басып торганнан соң, чарасызлыктан кул селтәп, таксига утырып китәргә мәҗбүр була.

Шушы көннәрдә, ниһаять, кабат яңа хәбәр килеп иреште - Әлмәттә автобуслар һәм троллейбуслар эшен җайга салуның «акыллы» системасын гамәлгә кертү башланган икән. Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, барлык троллейбусларда да актуаль расписаниене чагылдыручы мониторлар урнаштырылган. Юл шартларына карап, ул программа реаль вакыт режимында эшли. Бу үз чиратында троллейбусларның маршрут линиясе буенча тигез бүленешен булдырырга һәм хәрәкәт интервалларын киметергә мөмкинлек бирә. Шулай ук программа пассажирлар йөртүне исәпкә алып бара.

«Акыллы» система белән озакламый автобуслар да җиһазландырылачак. Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтендә «Транснавигация»не кертү тиз түгел, моның өчен вакыт кирәк», – дип ассызыкладылар.

Социаль челтәрләрдә әлеге уңайдан фикерләр төрле булды. «Безгә бары тик транспорт кына кирәк, акыллысы булмаса да ярар, тик йөри торган гына булсын», «Мондый акыллы транспорт акыллы кешеләр өчендер инде», «Бу проблеманы чишә алмый» диючеләр дә булды. Ә бәлки... Тик көтәргә кирәк булыр. Халык көтәргә өйрәнгән инде анысы. Вакыт күрсәтер.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса