Әлмәт таңнары

Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагын ачыклады

Сәгать ярым эчендә 60 машина тикшерелде.

Әлмәт районында «Тоннель» махсус операциясе узды. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Реклама

 

Сәгать ярым эчендә автоинспекторлар 60 машинаны тикшереп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагын ачыклаган. Биш машина йөртүчегә балаларны балалар өчен махсус җайланмасыз йөрткән өчен, тагын бишесенә  куркынычсызлык каешларын эләктермәгән өчен, дүртесенә ОСАГО полисы булмаган өчен, берсенә билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән өчен штраф түләргә туры киләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: