Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә аек булмаган машина йөртүче хөкем ителде

7 сентябрьдә Татарстан республикасы Әлмәт  районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы В.А. Бибарисовка карата административ хокук бозу турында эшне карап тикшерде.

Бу елның 15 августында В.А. Бибарисов 01.10 сәгатьтә Гафиятуллин урамы буенча 15 нче йорт янында юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан туктатыла. Вазифаи зат исерек хәлгә медицина тикшерүе узу таләп итсә дә, хокук бозучы РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.3.2 пунктын бозып, тикшеренү узудан баш тарта.

.
Эшне карау барышында Бибарисов В.А. үз гаебен таныды. Хокук бозучының гаебе административ хокук бозу турында беркетмә, исереклек хәлен тикшерү акты, транспорт чарасын тоткарлау турында беркетмә, ике шаһитның язмача аңлатмалары белән раслана.


Бибарисов В.А. административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.


 Карар кабул ителгәннән соң 10 көн эчендә ТР Әлмәт шәһәр судында шикаять бирелергә мөмкин.


Мәгълүмат Әлмәт районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе тарафыннан  бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса