Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә светофорларда эш режимы үзгәртелде

Мондый үзгәрешләр әлегә эксперимент сыйфатында.

Әлмәтлеләр Ленин – Тукай киселешендәге хәрәкәтнең яңа схемасы турында актив фикер алышалар. Анда светофорның эш режимы үзгәрде. Җәяүлеләр өчен яшел сигнал барлык кичүләрдә дә кабына. Моны эксперимент сыйфатында эшләгәннәр икән.

Мегацентрдан  АГНИ тукталышына  барып җитү өчен светофорларда 3 минут көтәргә кирәк. Җәяүлеләрнең барысы да көтәргә әзер түгел һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кызыл утка чыгучылар да хәтсез күп.

"Халык контроле"ндә светофор көйләгәннән соң участокта бөкеләр барлыкка килү турында гариза бар инде. Озак вакыт  көтүгә дә зарланалар. Социаль челтәрләрдә дә җәяүлеләргә уңайсыз, дип язалар.

 Башкарма комитет хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр әлегә эксперимент сыйфатында гына. Мондый тәҗрибә юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен мондый карарның ни дәрәҗәдә уңышлы булуын күрсәтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса