Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган интекрактив спектакль узды

Спектакльне 600 бала тамаша кылды, ә кайберләре анда катнашты да. 

«Утлы юллар патруле» спектаклен күрсәтү «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе тарафыннан оештырылды.

«Утлы юллар патруле» спектакленең сценарие өстендә драма театрында эшләделәр. Әмма аны тамашачы күргәнче, куелыш тормыш  иминлегенең фәнни үзәгендә рецензия алды. Уйланган тарихлар һәм уйлап табылган геройлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итә.

"Балалар мондый уңайлы формада юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, беркетү, белү өчен квартал саен финанслар бүлеп бирелә. Ә бу спектакль быел уку елы башлануга багышланган», - дип хәбәр итте «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ның  территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Лилия Рафигуллина.

Спектакльләрне ЮХИДИ идарәсе һәр квартал саен күрсәтә. Алар республиканың барлык районнарында уза. Бу юлы аны 600 Әлмәт тамашачысы күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса