Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автомобиль көпчәкләре астына ташланучы җаваплылыкка тартылган

Социаль челтәрләрдә әлмәтлеләр хәбәр итүенчә, билгесез ир автомобиль тәгәрмәчләре астына беренче тапкыр гына ташланмый икән.

Шулай ук язма авторы Ленин урамындагы вакыйгалар турында да сөйләде.  Әлмәтлеләр сүзләренә караганда, ир-ат һәр тапкыр узып баручы автомобильне көтә һәм аннары кинәт тәгәрмәч астына ташлана.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең кизү частенә гражданнардан юл йөрү өлешендә транспорт көпчәкләре астына ташланган адекват булмаган ир-ат күренүе турында мөрәҗәгать килә. Ир авария хәлен булдырып һәм үз тормышларын куркыныч астына куеп, хәрәкәткә комачаулаган. ЮХИДИ экипажы килеп җитүгә, хезмәткәрләр машиналар йөрү өлешендә яткан ирне ачыклый. Шаһитлар ир - атның исереклек билгеләре булмавы турында әйтә һәм  фото, видеоларны күрсәтә.  


Шәхесен һәм барлык хәлләрне ачыклау өчен, ир полиция бүлегенә җибәрелә. Ул элек хөкем ителгән 27 яшьлек ир булып чыга.


Ир-атка карата полиция хезмәткәрләре  административ материаллар төзеделәр.


Моннан тыш, суд аңа 2 тәүлеккә административ арест рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарды.


Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса