Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чара узды

Әлмәтнең 2 нче лицеенда яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру максаты белән чара узды.

Укучыларны ишек төбендә каршы алганда, яшь хәрәкәт инспекторлары балаларның өске киемнәрендә, рюкзакларында яктылык кайтаручы элементлар булуын тикшерде. Аннан соң акциядә катнашучылар укучыларга: яктылыкны кире кайтаручы элементлар ни өчен кирәк, җәяүлеләргә нинди ярдәм күрсәтәләр, шулай ук кара урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сораулар бирделәр.

Дөрес җаваплар һәм фликерлары булган  балалар кәнфитләр алды.

4 нче сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрелде, аларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм алган белемнәрен тематик видеороликлар ярдәмендә ныгыттылар. Барлык балаларга да фликерлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса