Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Кабат аек булмаган хәлдә руль артына утырган әлмәтле 300 мең сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин

Әлмәт судында исерек шоферга карата эш каралды.

Ир-атка 20 көнгә кадәр мәҗбүри эш яки 300 мең сум штраф яный. Ел башыннан шәһәр судьялары "Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү "нең 264.1 маддәсе буенча 39 эшне караган.

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә Руслан Михайлов та бар. Ул инде машина йөрү хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, исерек килеш руль артына утырган. Ул үз гаебен таный һәм судтан эшне аерым тәртиптә карауны сорады. Ягъни, утырышта аның характеристикалары гына каралсын иде.

20 көн төзәтү эшләре яки 300 мең сум штраф, хөкем ителүче тагын 2 елга машина йөртү  ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

«Тикшерү барышында ир – атның исерек хәлдә булуы ачыкланды», - дип хәбәр итте Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Линар Ибраһимов.

Хөкем ителүче машина йөртү хокукыннан 2019 елда мәхрүм ителгән. Ул 30 000 сум күләмендә штраф түләгән, 1,5 елга хокуктан мәхрүм ителгән. Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан шундый 447 беркетмә төзелгән.

"Җәза катгыйлыгы эшнең барлык шартларын өйрәнгәннән соң билгеләнә. Нигездә, мәҗбүри эшләр билгеләнә", - дип нәтиҗә ясады Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Линар Ибраһимов.

Эшне карау 30 сентябрьгә кадәр кичектерелде.

 

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса