Татарстанда 2200 дән артык кешенең медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары белән идарә итү хокукы туктатылды
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлегендә исерек шоферлар, шул исәптән наркотик яки психотроп матдәләр кулланучы машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мөһим юнәлеш булып тора.
Мондый йөртүчеләрне юл хәрәкәтеннән төшереп калдыру максатларында ЮХИДИ идарәсе Татарстан республикасы Прокуратурасы белән берлектә берничә ел дәвамында наркотик яки психотроп матдәләр кулланган өчен җаваплылыкка тартылган һәм машина йөртү таныклыклары булган затларга транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату буенча чаралар күрелә (РФ КоАП 6.9 статьясы). Бүгенге көндә 2200дән артык кешенең идарә итү хокукы туктатылган.
Тик аек булмаган шоферлар гына юлда куркыныч тудырмый, медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары белән идарә итү тыелган гражданнар да бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада авыру машина йөртүчеләр транспорт чарасы белән идарә итү аркасында кешеләр төн җәрәхәтләре алган яки һәлак булган юл-транспорт һәлакәтләре дә теркәлгән.
Шуңа бәйле рәвештә, транспорт чаралары белән идарә итүгә медицина күзәтүе узмаган затларны юл хәрәкәте процессыннан төшереп калдыру максатыннан, әлеге категориянең машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыгару юлы белән машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте процессыннан төшерү эше башланды.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2014 ел, № 1604 карары белән расланган транспорт чарасы белән идарә итү буенча медицина күрсәткечләре исемлегендә күрсәтелгән нигезләр буенча 188 машина йөртү таныклыгы юкка чыгарылган. Бу юнәлештә эш дәвам итә.
Күрелә торган чаралар юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа