Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә рейд барышында 13 машина йөртүчегә тонировка өчен штраф яздылар

Аларга 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

 Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең автомобильләрендә техник регламентны бозып тонировка ясалган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча профилактик рейдлары дәвам итә. 

13 машина йөртүчегә карата РФ КоАП 12.5 статьясындагы 3.1 өлеше буенча хокук бозулар өчен административ материаллар төзелде. Ул яктылык үткәрүчәнлеге техрегламент таләпләренә җавап бирми торган пыялалы транспорт чарасы белән идарә итүгә кагыла. Бу хокук бозу өчен машина йөртүчеләргә 500 сум штраф яный.

Моннан тыш, ЮХИДИ инспекторлары полиция хезмәткәренең законлы таләпләрен үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.3 статьясындагы 1 өлеше буенча 3 административ материал төзегән дип хәбәр ителә.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үз автомобильләрен транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы техник регламентка туры китерергә чакыра, чөнки моңа юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеге, кайчагында гомере дә бәйле бит», – дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса